Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән медицина училищесы студентлары 15-19 август көннәрендә Биләрдә узган студентларның Liga forum белем бирү форумында булдылар

Форумда 7 Мәгариф трекы үткәрелде.

⚡⚡207нче төркем студенты Лилия Сәйфетдинова хис-кичерешләре белән уртаклашты:

- Бу юнәлешләр арасыннан мин ачышлар мәйданында булдым. Без, нигездә, кемнең нинди тикшеренүләр һәм ачышлар ясаганы турында сөйләштек. Шулай ук һәр командага «Дворцовые перевороты» темасына презентация рәвешендә үз ачышын булдыру бурычы бирелде. Башка көннәрдә бездә фәнни лекцияләр булды, аларның берсе "Маймыллар планетасы фетнәсе: алар сөйләме өчен вакцина бармы" темасына иде. Фәнни эшчәнлектән тыш, сәнгать терапиясе, кастомизация, кадак кагу, сәйлән чигүе кебек төрле мастер-класслар да үткәрелде. 4 көн эчендә мин җитәрлек белем тупладым, йөземдә бәхетле елмаю һәм яңа дусларым белән өйгә кайтып киттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев