Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән медицина көллиятендә яңа җитәкче билгеләнде

Ул Семенова Вера Сергеевна. Элегрәк бу вазифаны Диләрә Швецова били иде.

- Ышанам ки, Вера Сергеевнаны бу авыр эштә зур уңыш көтә. Уңышлар, югары казанышлар һәм хезмәттәшләрегезнең ярдәмен тоеп эшләвегезне телибез! - яңа директорны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков сәламләде.

Бүген Яшел Үзән медицина училищесында 800дән артык студент белем ала. Училище студентлары Worldskills чемпионатында актив катнашалар, алар эшче һөнәрләре призерлары һәм җиңүчеләре булдылар. Быел училище базасында «дәвалау эшчәнлеге»компетенциясендә чемпионатның төбәк этабы уздырылды.

Яшел Үзәнгә билгеләнгәнче Вера Семенова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының стандартларны һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсенең медицина белеме һәм аттестацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев