Яшел Үзән медицина көллияте хезмәткәрләре һәм студентлары махсус хәрби операция зонасында булган солдатлар өчен 60тан артык төрле дару препаратлары һәм дәвалау чараларын җыйдылар
***
Авырганда яки яраланганда һәрвакыт кирәкле препаратлар һәм дарулар: бинтлар һәм пластырь, спиртлы салфеткалар, мамык, темература киметүче, авыртуны баса торган дарулар, вируска каршы препаратлар һәм башкаларның кул астында булуы бик мөһим.
Бу акциядә актив катнашкан һәм битараф калмаган һәркемгә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев