Яшел Үзән мәктәбендә 8 яшьлек малайны кыйнаганнар
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 989 чакыру килгән. Шуларның 642се – шәһәрдән, 347се районнан булган.
588 кешене госпитализацияләгәннәр: 396сы – шәһәрдән, 192се – районнан.
Татарстан урамында билгесез сәбәпләр белән баш мие җәрәхәтләнгән 33 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.
Медикларны Фрунзе урамына мәктәптә төртеп егылган 8 яшьлек малай янына чакыртканнар. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Степная урамында аркасына пычак кадалган 34 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев