Яшел Үзән – мәдәни тәҗрибә үзәге: Кунакларга күрсәтерлек һәм өйрәтерлек байлыгыбыз бар
Бу көннәрдә Яшел Үзән үзенә хас җылылык, кунакчыллык һәм иҗади рух белән Россия төбәкләреннән килгән мәртәбәле кунакларны каршы алды.
Илсөя Садыйкова фотолары
Мәскәү, Псков һәм Тула өлкәләреннән килгән 120 белгеч мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге, китапханәләрнең заманча үсеш юнәлешләре, авыл клубларының яшәеше белән танышты. Татарстанның 45 районы арасыннан нәкъ менә Яшел Үзәннең үрнәк район буларак сайлануы – безнекеләрнең хезмәтенә бирелгән югары бәя.
Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы
Мәдәни үсеш үзәгендә кунакларны ЗМР мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Новикова сәламләде. Ихлас елмаюлар, җылы сүзләр, эшлекле рух – очрашуның тәүге мизгелләреннән үк уртак тел табылганын күрсәтте.

Кунаклар өчен әзерләнгән программа бай эчтәлеге һәм милли төсмере белән аерылып торды. «Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге Олы Шырдан, Олы Ачасыр, Норлат, Бакырчы һ.б. авылларның мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларга борынгы хезмәт кораллары күргәзмәсен тәкъдим итте, халыкның тырыш хезмәте, үткән буыннарның зирәклеге турында сөйләде. Җеп эрләү остаханәсендә кул җылысы аша сакланган серләр ачылды. Чүлмәкчелек остаханәсендә балчык «терелеп», яңа формалар алды. Өй токмачы кисү нечкәлекләре, Каюм Насыйри рецептлары буенча тәкъдим ителгән хуш исле чәй – барысы да кунакларны татар халкының рухи мирасы белән таныштырды. Ә район иҗат коллективларының дәртле концерты милли моңның йөрәкләргә үтеп керүен тагын бер кат раслады.

Кунаклар да үз тәэсирләрен яшермәде.
– Милли колорит, ихласлык һәм иҗади коллективлар сокландырды. Мәдәният монда чын мәгънәсендә яши, – диде Котельники шәһәреннән килгән делегация вәкиле Мария Потылицина.
– Яшел Үзәндә искиткеч фольклор коллективлары бар, биредә мәдәни кодның үрелеп баруы да күңелгә ятышлы. Без күргән тәҗрибә – гамәли һәм нәтиҗәле. Аны үз төбәгебездә куллану мөмкинлекләрен күрәбез, – дип үз фикерен белдерде Мытищи шәһәреннән килгән Алексей Тюрин.

Әлеге визит – һөнәри осталыгыбызны тану гына түгел, ул безнең өчен зур җаваплылык та. Чөнки Яшел Үзән мәдәнияте – ул традицияләр белән заман таләпләрен берләштергән тере организм. Бу очрашу төбәкләр арасындагы иҗади күперләрне ныгытып, киләчәктә яңа уртак проектларга, яңа казанышларга юл ачар, дигән ышаныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев