Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән кызы Рәминә Мөхәммәтшина – XI Республика фәнни-иҗади конкурс лауреаты

2026 елның 8 апрелендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай туган көненә багышланган XI Республика яшьләр фәнни-иҗади конкурсы узды.

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип исемләнгән конкурсның төп максаты – сәләтле укучыларны һәм студентларны ачыклау, аларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү һәм таныту өчен шартлар тудыру, шулай ук туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.

Бу дәрәҗәле конкурста Яшел Үзәннең 5нче гимназия 7 В сыйныф укучысы Рәминә Мөхәммәтшина да катнашты. Фәнни җитәкчесе – Сәләхова Зөлфирә Үрнәк кызы.

Рәминә бәйгедә җиңү яулады һәм 1нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Бу уңыш – укучының тырышлыгы, сәләте һәм остазының һөнәри юл күрсәтү нәтиҗәсе. Рәминәне һәм аның җитәкчесен зур җиңү белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев