Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызлары – һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре

Июль башында Ырымбур өлкәсендә «Дәвалау эшчәнлеге (Фельдшер)» компетенциясе буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның сайлап алу (төбәкара) этабы узды.

Чемпионат Ырымбур өлкә медицина колледжы базасында узды, анда 12 конкурс мәйданчыгы оештырылган иде.

Ярышларда студентлар Россиянең 20 төбәгеннән төп категориядә һәм 5 төбәгеннән «юниорлар» категориясендә катнашты.
Төп категориядә катнашучылар өч көн дәвамында 6 модуль буенча, мәсәлән, диагностик эшчәнлек, медицина реабилитациясе, ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәтү кебек биремнәрне үтәде.

Студентларга гломерулонефрит белән авыручы пациентка кирәкле диагностик чаралар үткәрергә, пневмония белән интегүчегә дәвалау билгеләргә, пациентны диспансерда кабул итүне оештырырга, анафилактик шок вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтергә, өй шартларында пациентка йөрәк-үпкә реанимациясен һәм башка чараларны үткәрергә кирәк иде.

 
Юниорларга да әзерләнгән биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Катнашучылар грипп белән авыручы пациентны тикшерде, шикәр диабеты вакытында дәвалау чараларын башкарды, пациентка диспансерлаштыру уздырды һәм башка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте.


Әлеге чемпионатта Татарстан респуб­ликасын төп категориядә – Яшел Үзән медицина көллиятенең 312нче төркеме студенты Анна Волкова, эксперт-укытучысы Елена Яковлева һәм юниорлар категориясендә – 3нче гимназия укучысы Кадрия Фатыйхова, эксперт-укытучысы Юлия Гордобутских тәкъдим итте.


Ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар чемпионатта беренче урыннарны алып, ике категориядә дә җиңүче булды! Әлеге уңган кызларыбызны әзерләүдә катнашкан эксперт-укытучыларны һәм Яшел Үзән медицина көллияте тренерлары командасын – Юлия Дмитриеваны, Ләйсән Ренкованы, Ольга Потанинаны, Эльмира Шиһапованы, Екатерина Якимованы котлыйбыз! Уңышларыгыз киләчәктә дә дәвамлы булсын!

Ильмира Фатыйхова – уку бүлеге мөдире,
Лена Фәхриева – укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев