Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кораблары проектларын «Армия-2024» хәрби-сәнәгать форумында тәкъдим иттеләр

Форум Мәскәү астындагы «Патриот» паркында старт алды.

Гадәттәгечә стендта үзенең макетларын "Ак Барс" судно төзү корпорациясе тәкъдим итте. "Сарсар" кече ракета корабының идарә ителә торган ракета коралы саны 2 тапкырга арткан һәм ПВОсы шактый көчәйтелгән.

21635 проектлы корабль оборона, дәүләтнең махсус икътисадый зонасы, территориаль суларны һәм диңгез коммуникацияләрен саклау өчен билгеләнгән.

Тагын бер экспонат – су өсте, су асты һәм һава дошманына каршы мөстәкыйль рәвештә һәм төркем составында көрәшү, мина киртәләре кую, диңгез дәүләт чикләрен, икътисадый зоналарны саклау, патрульләү, конвойларны озата бару һәм саклау өчен билгеләнгән 22160 проектының күпмаксатлы корабы.

Модернизацияләнгән версия «Ресурс» күп каналлы зенит-ракета комплексы белән тулыландырылган. Әлеге проект нигезендә Корабльләр Россия Хәрби-диңгез флоты ихтыяҗлары өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖендә төзелә.

Хәрби-диңгез флоты өчен зур серия буларак шулай ук "Каракурт" кече ракета корабы төзелә, аның төп бурычы – дошманның яр буе зонасындагы кискен мөһим объектларын, хәрби корабларын юк итү һәм һава һөҗүме чаралары ударларын чагылдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев