Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кешесе мобилизацияле якташлар өчен бронялы УАЗ сатып алды

Автомобиль сугыш кырыннан яралыларны ташу өчен кулланылачак.

«Ритуал» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Мостафин тормышны Ватанга хезмәт итүгә багышлаган.
Хәзер, хәрби пенсионер буларак, ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итә.


- Хәрби кешенең ике юлы бар – я катнашырга, я ярдәм итәргә. Кызганычка каршы, мине алмадылар, туры килмим, диделәр. Сугыш хәрәкәтләре зонасында булган балалар белән «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») аша аралашабыз. Техника, санитар автомобиль кирәклеген белдем. Безгә кирәк булган озын, бронялы «УАЗ» табылды, артка носилкалар сыя, ә яраланган сугышчыларны транспортлау куркынычсыз булачак, - дип сөйли Радик Рамилович.

Кирәкле модификацияле автомобильне «Интернет» челтәрендә игъланнар буенча эзләгәннәр һәм танышлары арасында Марий Эл Республикасында яраклы «УАЗ» барлыгын ачыклаганнар. Радик Мостафин сүзләренчә, авто хуҗасы, техниканы ни өчен сатып алуын белгәч, зур ташлама ясаган.

- Ул барлык яктан да броняланган, ядрә кыйпылчыклары эләгү һәм атышу куркыныч түгел. Барысы бергә җыелды, хәрби комиссарыбыз Илшат Паймурзин, «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Морзабаев килде. Безгә, хәтта, хәрби часть вәкиле дә килде, аңа автомобиль бик ошады! Чәй эчтек, сөйләштек. Бу бик җылы очрашу иде! - ди Радик Мостафин.

Яшел Үзән депутатларының берсе УАЗ өчен махсус, теләсә кайда йөри алырлык түзем резина көпчәкләр алырга әзер. Берничә көннән машина юлга чыгачак.

Сугышчыларга тапшыру өчен эш кораллар кирәк: балта, инструментлар җыелмасы, кәйләләр, көрәкләр, кадак суыргычлар, ике яклы кул пиласы (тавыш әзрәк чыксын өчен, яңа кирәкми).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев