Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин һәм ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәтенең Яшел Үзәндәге бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова белән очрашу

Бүген безнең – Яшел Үзәннең шәһәр һәм районда юл-транспорт хәрәкәтенә кагылышлы темаларны җирле басмаларда яктыртучы журналистлар белән Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин һәм ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәтенең Яшел Үзәндәге бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова очрашты.

Узып бара торган елдагы эш нәтиҗәләре белән уртаклашканнан, киләсе елга планнар турында фикер алышканнан соң, «Яшел Үзән» газетасы редакциясенең баш мөхәррире Илсөя Садыйковага һәм бүлек мөхәррире Әлфия Зыякаевага районда юл-транспорт хәрәкәте иминлеге һәм профилактика чараларын пропагандалаган һәм дәүләт автоинспекциясе белән актив хезмәттәшлек алып барган өчен Рәхмәт белдерелде.

Җитәкчеләр алда да – 2024 елда да үзара хезмәттәшлекнең уңышлы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев