Яшел үзән яшь профессионаллар өчен мәйданчык булачак
2022 елның 8-12 сентябрендә Саранскта «Яшь профессионаллар» X милли чемпионаты финалы уза. Россиядә һөнәри осталык ярышлары 10 ел эчендә иң масштаблысы булачак.
Катнашучылар - 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге урта, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге укучылар.
«Яшь профессионаллар» - 2022 милли чемпионат финалында Татарстан Республикасыннан 96 конкурсант (өлкәннәр һәм юниорлар категорияләрендә) һәм 74 эксперт катнашачак.
Финалистлар бөтен процессны видеофиксацияләгәндә махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда конкурс биремнәрен үтәячәкләр. Онлайн режимында эшләрне 1 меңнән артык эксперт күзәтәчәк.
Казанда чемпионат мәйданчыклары 19 мәгариф оешмасы булачак.
Яшел Үзән, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә 1әр мәйданчык эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев