Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Васильевода өйрәнүләр үткәргән

2нче спорт мәктәбе янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр объекты булган.

Өйрәнүләр буенча имеш «... спорт залы бинасында хулиганлык гамәлләре (ут төртү) нәтиҗәсендә, янгын чыккан, кешеләрнең сәламәтлегенә яный торган төтен таралган...»

Башлангыч гамәлләр – бинада булганнарның барысына да ашыгыч хәбәр бирү һәм эвакуацияләү. Кагыйдә буларак – бу балалар, тренерлар һәм спорт мәктәбендә хезмәт күрсәтүче персонал. Мәктәптә бер үк вакытта булырга мөмкин кешеләрнең максималь саны – 60тан 70кә кадәр.

Спорт мәктәбендә күнегүләр вакытында 19 кеше була. Янгын тревогасын ишетүгә, кешеләр тиз һәм оештырылган төстә бинадан өч эвакуация юлы аша чыга. Әмма соңрак эчтә бер кеше калганлыгы ачыклана.
Нәкъ менә бинада калган зыян күрүчене эзләүгә һәм коткаруга Васильево бистәсенең 153нче ПСЧ-153 янгын бүлекчәсе җибәрелә:

  • газ һәм төтенне ликвидацияләүчеләр аппаратларын кабызып, бина эченә ашыга,
  • икенче каттагы чишенү бүлмәсендә зыян күрүчене таба (аның ролен Яшка манекены башкара),
  • коткару җайланмасы ярдәмендә аны саф һавага чыгара.

Алга таба – берничә минут эчендә янгынны локальләштерү һәм бетерү гамәлләре башкарыла.

- Мондый ѳйрәнүләрне барлык оешмаларда да үткәрергә кирәк, – дип шәрехли «2нче спорт мәктәбе» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Тимур Романчиков. – Без спорт мәктәбендә даими рәвештә тренерлар составы, учреждение хезмәткәрләре һәм балалар белән тренировкалар һәм инструктажлар үткәрәбез. Мондый хәлләргә барысы да төгәл җавап бирә алсын өчен, янгын куркынычсызлыгы турында кирәкле белемнәрне даими ныгытабыз.

Барлыгы бу өйрәнүләрдә 8 янгын сүндерү отрядының шәхси составындагы 27 кеше һәм 5 янгын сүндерү техникасы берәмлеге катнашкан. Күнегүләрне оештыручылар сүзләренчә, куелган барлык бурычлар үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев