Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән эзтабарлары Новгород өлкәсендә казу эшләре алып бара

«Поиск» отряды Новгород өлкәсе территориясендә Мясной Бор бистәсе янында хәтер вахтасының көзге сезонында катнаша.

Биредә Бөек Ватан сугышы елларында Андрей Власовның икенче армиясе чолганышта калган була.

Яшел Үзәнне Хәтер вахтасында "Поиск" отряды җитәкчесе Рамил Гыйрфанов һәм Роман Мельников тәкъдим итә. Сүз уңаеннан, металл эзләгеч җайланма сигналы буенча экспедициянең беренче көнендә үк, егетләр һәлак булган сугышчы-кызылармеецның калдыкларын тапканнар.

Экспедиция бер атна, 2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Эзтабарлар сәфәрне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Радик Мостафинга рәхмәт белдерә.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев