Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете Иван Афанасенко «Алтын Каләм - Золотое перо» фестивалендә беренче урынны яулады

Иван Яшел Үзән районын республика яшь журналистлары фестивалендә лаеклы тәкъдим итте.

Ул өч ел "Mediana" журналистикасы мәктәбендә шөгыльләнгән. Бу вакыт эчендә медиа буенча күп санлы бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулаган. 

Бүләкне юнкорга ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды. 

 Фестивальдә мин икенче тапкыр катнаштым инде. Ул мине яңа материаллар булдырырга, башка юнәлешләрдә эшләүче егетләр белән хезмәттәшлек итәргә этәрде. "Идел" яшьләр үзәгенә барганда, миңа Бөтенроссия конкурсыннан дипломнар килде, мин аларны атнадан артык көткән идем, ә бүген иртән исә тарих фәне буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды - монда ниндидер символизм бар. Мин барсы да әйбәт булыр, дип уйлап куйдым, әмма 1 урынны алу көтмәгәндә килеп чыкты. Мин бик тә бәхетле, чөнки бу җиңү фестивальгә кадәрге һәм аннан соңгы эш дәрәҗәмне күрсәтте.

 

Иванны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм студентлар тормышында яңа үрләргә ирешүен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев