Яшел Үзән даны: Командабыз Татарстанны яулый
Безнең көрәшчеләр Татарстан буенча үз данын яклауны дәвам итә.
Тренерлары Илнур Гыйбадуллин җитәкчелегендәге команда ике көн эчендә ике зур турнирда сынатмады!
10 апрель: Кайбыч районы
Россия Герое Владимир Козин истәлегенә үткәрелгән зона турнирында безнекеләр яшен тизлегендә эшләде:
1 урын — 2 кеше
2 урын — 3 кеше
3 урын — 2 кеше
11 апрель: Буа районы
Марат Садыйков истәлегенә багышланган турнирда да нәтиҗәләр сокландыра:
1 урын — 3 кеше
2 урын — 2 кеше
3 урын — 3 кеше
Егетләрне һәм аларның остазларын котлыйбыз! Сез — Яшел Үзән горурлыгы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев