Яшел Үзән бала тудыру йортында планлы дезинфекция узачак
Санитар-эпидемиологик таләпләргә ярашлы рәвештә, акушерлык-гинекология корпусы агымдагы елның 20 ноябреннән 4 декабренә кадәр планлы дезинфекциягә ябылачак.
Бу чорда йөкле һәм бала табучы хатын-кызлар Казанның дәвалау учреждениеләренә җибәреләчәк.
Акушерлык патологиясе һәм физиологик бала табу куркынычы түбән булган пациентларны 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенә җибәрәчәкләр. Югары дәрәҗәдәге куркыныч белән – Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев