Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән бала тудыру йорты дезинфекциягә ябыла

Санитар-эпидемиологик таләпләр буенча акушер-гинекология корпусы агымдагы елның 27 октябреннән 9 ноябренә кадәр планлы дезинфекциягә ябылачак.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу чорда йөкле һәм бала табучы хатын-кызлар Казанга юл тотачак.

27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уртача һәм түбән дәрәҗәдә акушерлык һәм экстрагениталь патологияләре булган әниләр «Казан федераль университеты» югары белем бирү ФДАМУнең акушерлык бүлегенә, 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә җибәреләчәк.

27 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр акушерлык һәм экстрагениталь патология куркынычы югары дәрәҗәдә булган әниләр РКБ Перинаталь үзәгенә юлланачак.

ЗЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев