Яшел Үзән айкидоистлары – көрәш төрләренең II Бөтендөнья уеннары җиңүчеләре арасында
Ярышлар Чуаш Республикасында узды, аларда 39 илдән 6000нән артык спортчы катнашты.
"Исток – Диалог" яшүсмерләр клубы командасы айкидо буенча тренер Евгений Зотов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясады.
Яшел Үзән спортчылары 9 медаль яулады:
Зәринә Мингалиева – өч көмеш
Аделина Калаева – өч көмеш
Варвара Старостина – ике бронза
Анисья Сенчихина – бер бронза
Котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев