Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үәзндә тагын янгын очрагы

01 12 – 18 июньдә янгын сүндерүчеләр 23 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 12се ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.

Карамалы Тауның Гвардейская урамындагы йортта электр җиһазын монтажлаганда кагый­дә үтәмәүдән янгын чыгып, верандага зыян килгән. Бу янгында йорт хуҗасы – 79 яшьлек ирнең куллары пешкән.


«Аленка» утравында билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, 4 дача йорты һәм 4 сарай янган.

Б.Урманче урамының 6нчы йортындагы бер фатирда саксыз тәмәке тартудан ут чыккан. Нәтиҗәдә балкон һәм кухня янган, коткару җайланмасы ярдәмендә ваннада табылган ир белән диван янында идәндә яткан хатын-кыз чыгарылган һәм медиклар кулына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев