Яше Үзән районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли
Бу атнада район ике мәйданчыкта ярминкәләр тәкъдим итә.
Осиново бистәсендә – сәүдә үзәге янында.
Яңа Турада – базар территориясендә, зәңгәр павильон янында.
Ярминкәләрдә фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре халыкка сыйфатлы һәм яңа продукция алып килә:
- яшелчәләр
- сыер ите
- кош ите
- балык
- тере кош-корт
- ашлык, терлек азыгы
- сырлар
- сөт һәм башка күптөрле фермер продуктлары
Быелгы яңалык – ярминкәләрдә күчмә концерт программалары да оештырыла Шуңа күрә биредә сәүдә генә түгел, ә чын бәйрәм атмосферасы да хөкем сөрә.
Иң мөһиме – продукция кулай бәяләр белән тәкъдим ителә
Ярминкәләр һәр шимбә үтә.
Башлана иртәнге 6:00дән.
Яшел Үзән районы халкын һәм кунакларын көтеп калабыз!
Ярминкәләр Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев