Яшь шахматчы Булат Гафиятуллин – Бөтенроссия турнирында җиңүче
В.П. Яндемиров мемориалы – 9,11,13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, шулай ук 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы Казанда 28 марттан 3 апрельгә кадәр узды.
Турнирда Россиянең 30 төбәгеннән 386 шахматчы катнашты. 11 яшькә кадәрге малайлар арасында көч сынашкан 96 катнашучы арасында киеренке көрәш барды. Ярышта шәһәребезнең «Дельфин» 5нче спорт мәктәбе укучылары да үз осталыкларын сынады.
Нәтиҗә сөендерерлек, I урынны Булат Гафиятуллин яулады. Ул – А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 3 «Б» сыйныфы укучысы. Булат шахмат белән 6 яшьтән шөгыльләнә. Остазы, тренер Фәнзилә Баһаветдинова аңа зур өмтеләр баглый.
Әйе, бу – зур тырышлык, максатчанлык һәм даими шөгыльләнү нәтиҗәсе. Яшь шахматчының әлеге җиңүе – зур хезмәт. Булатны котлыйбыз. Әлбәттә, аның әзерлегенә өлеш керткән остазларына, тренерына һәм әти-әнисенә зур рәхмәт белдерәбез. Яшь чемпионга алдагы көннәрдә дә яңа җиңүләр, зур уңышлар һәм биек үрләр телибез. Көчле характер, спорт рухы һәм үз-үзенә ышаныч аны тагын да зуррак җиңүләргә илтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев