Яшь педагоглар өчен 90 мең сумлык ярдәм каралган
Татарстанда яшь педагоглар «Безнең яңа укытучы» программасы буенча 90 мең сумга кадәр ярдәм ала ала.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Татарстанда яшь укытучыларга ярдәм итүнең яңа программасы эшли башлый. «Безнең яңа укытучы» дип аталган түләү конкурслы сайлап алуда җиңүчеләргә биреләчәк. Акча өлешләп күчерелә: 2026 елның сентябреннән 2027 елның маена кадәр ай саен 10 мең сум.
Катнашу шартлары:
- РФ гражданлыгы һәм Татарстанда даими яшәү;
- яше 35кә кадәр;
- укытучы эш стажы 5 елдан артмаска тиеш;
- профильле белем яки һөнәри әзерлек (переподготовка);
- үзенең методик/технологик проектын тәкъдим итү.
Сайлап алу тестлау, әңгәмә һәм проектны бәяләүне үз эченә ала. Бер ел эченә ярдәмне 500 кеше ала ала.
Эштән киткән очракта түләүне вакытыннан алда туктатырга мөмкиннәр (кагыйдәдән тыш очраклар – мәсәлән, хәрби хезмәткәр ире белән күченү). Мәктәпне шәһәр яки район эчендә алыштырганда, түләүләр саклана.
НТР24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев