Яшь буенча беркем пенсиягә чыкмаячак
Пенсия реформасының күчеш чоры аркасында 2025 елда пенсия яшенә җитүгә бәйле рәвештә беркем дә пенсия рәсмиләштерә алмаячак. Мондый вәзгыять 2023 елда булды инде.
2025 елда вакытыннан алда пенсиягә хокуклы ташламалы категорияләр генә пенсионер була ала. Аерым алганда, бу Ерак Төньяк районнарында хезмәт куйганнар, зарарлы һәм куркыныч производстволарда эшләүчеләр, күп балалы аналар, зур хезмәт стажы булган кешеләр: ирләр өчен – 42 ел һәм хатын-кызлар өчен – 37 ел. Шул ук вакытта аларның барысының да кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 шәхси пенсия коэффициенты булырга тиеш. Мондый минималь күрсәткечләр 2025 елдан гамәлдә.
2026 елда пенсиягә 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар чыга алачак, аларга 59 һәм 64 яшь тулачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев