Яшь әни 11 айлык сабыеның сөякләрен сындырып бетергән
Аңа карата җинаять эше ачылган.
Омск өлкәсенең Юрьево авылында яшәүче 19 яшьлек әни кеше 11 айлык баласын имгәткән.
Тикшерү версиясе буенча, 19 яшьлек хатын сабыйга кимендә 3 тапкыр аягы белән тибә. Баланың кабыргалары сына, башка урыннары имгәнә.
Әни кеше баласы мичкә кереп, корымга буялган өчен ярсый.
Баланы хастаханәгә китергәч, табиблар хокук саклаучыларга хәбәр итә.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, бу хатын шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән буларак күзәтү астында була. Хәзер аны 2 айга сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев