Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яралары белән тагын да кадерле!»

Исәннәрмесез, кызлар, саулармысез!

«Яшел Үзән»не алдырам, бик яратып укыйм. Хатлар бастырасыз, алары өчен аерым рәхмәт, бик күпләргә гыйбрәт, күпләр шулардан үзләрен борчыган нәрсәләргә җавап табадыр, тәҗрибә аладыр дип уйлыйм.


Минем дә җанымны тырнаган нәрсәләр бар. Туганнарым, якыннарым белән уртак­лашам инде, анысы, сүз дә юк, әле ярый алар бар. Бүгенге көннәрдә бик актуаль булганга, сезгә дә язарга булдым, гаеп итмәгез. Бу дөньядагы болганышлар аркасында гаиләмдәге тыныч тормыш бозылды, күңелемә курку кереп урнашты.


Без ирем белән яратышып кавыштык һәм русчалап әйткәндә «душа в душу» яшибез. Өч бала үстерәбез. Актив тормыш рәвеше алып барабыз, төрле походларга йөрибез, ял булганда, әгәр дә авылга кайтырга булмаса, һичшиксез, кая да булса табигатькә чыгарга тырышабыз. Балаларны кечкенәдән үк үзебез белән алып йөрибез, аларга да шундый активлык ошый. Укуда да сынатмыйлар, мәктәп һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында гел катнашып торалар, мөмкинлек булганда үзебез дә читтә калмыйбыз.

Махсус хәрби операция башланган елны ирем җәй ахырында үз теләге белән, контракт төзеп китте.

«Анда егерме яшьлекләр нишли алсын, мин болай битараф кала алмыйм, ни йөрәгем белән, бернәрсә булмагандай өйдә тыныч кына яшим? Илебезне без сакларга тиештер бит!», – дип, минем, әти-әниләрнең үгетләвенә, ялынуына да карамады.

Менә ул минем шундый, чын мәгънәсендә патриот! Бер яктан аның белән чиксез горурланам, икенче яктан бик тә, бик тә борчылам. Контракт ярты елга гына төзелгән булса да, ирем инде ике тапкыр ялга кайтып, өч тапкыр барды шунда. Өченчесендә ...

Дөвамын газетабызның 20 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев