Янгын вакытында ана кеше тәрәзәдән сикереп котылган, әмма балалары һәлак булган
Янгын төнге икенче яртыларда башлана. 2 катлы йортта ут чыкканын күргән күршеләр коткаручыларга шалтырата.
Мәскәү өлкәсендәге Молдино авылында янгында 2 кеше һәлак булган.
Өй хуҗабикәсе күптән түгел генә ире белән аерылышкан, аның бүлмәсе һәм 14 яшьлек улы белән 23 яшьлек кызының бүлмәләре 2нче катта урнашкан була.
Янгын өйне бик тиз чолгап ала. Әни кеше тәрәзәдән сикереп төшә.
Үсмер малай да уяна, апасын уятырга маташа. Тик алар, кызганычка каршы, һәлак була.
Ут электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан, дигән версия бар. Шәхси йортның элеккеге хуҗалары да электр үткәргечләренең начар булуына зарланган булган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев