Янгын чыгу сәбәпле әнисе, абыйсы, ире һәм дүрт баласы һәлак булган хатын-кызны ут төртүдә гаеплиләр
Тиешле мәгълүматны Татарстан Югары суды картотекасында бастырдылар.
Янгында гаиләсен югалткан Тукай районының Сәет авылыннан Илмира Гарданова гаепләнүчеләр скамьясына эләккән, утта аның әнисе, абыйсы, ире һәм дүрт баласы һәлак булган.
Янгын вакытында бөтен гаиләдән Гарданова гына исән калган — балигъ булмаган балаларның әнисе. Ут чыккан вакытта ул өйдә булмаган.
Булган хәлләрдән соң хокук саклаучылар «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар. Әмма, суд мәгълүматларына караганда, соңрак тикшерүчеләр фаҗигадә гаепле Гарданова булырга мөмкин дип санаганнар.
Республиканың Югары судында беренчел тыңлауны 12 августка билгеләделәр. Утырыш ябык булачак. Булган хәлләрне судья Айрат Ибәтуллин ачыклаячак. Дәүләт хакимияте органы картотекасында күрсәтелгәнчә, билгеләнгән утырышчылар катнашында эшне карау турында үтенеч бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Аллам сакласын шундый кайгыны, мескен хатын и так узе улгэнче бетми торган кайгыда
0
0