Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа пункт эшен портатив мичләр кабул итүдән башлады

Махсус хәрби операциядә катнашучылар васильеволылар ясап җибәргән мичләрне күтәреп кенә йөртәчәк

Яшел үзәнлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы якташларын игътибарсыз калдыр­мый. Ярдәм җыюны «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») Бөтенроссия җәмгыятенең Яшел Үзән бүлеге оештырып килә һәм аны хәрбиләргә фронтка кадәр илтеп бирү мөмкинлеген дә таба.  


Моңа кадәр гуманитар ярдәмне шәһәр мунчасындагы бер кечкенә генә бүлмәдә җыялар иде. Аның шундый урында һәм бүлмәсенең дә тар булуы кайбер кыенлыклар тудырды. 
Менә хәзер ул проблема хәл ителде дип әйтергә була. Чапаев урамының 1нче йортында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. 


– Монда без йөкне сорт­лап төяп җибәрүгә әзерләячәкбез. «Сугышчан туганлык» бүлекчәсе өчен бина Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев йөкләмәсе белән бүлеп бирелде. Шәһәр Советы депутаты Ильяс Гыймадов ярдәме белән шушы көннәрдә ремонт эшләре тәмамланды, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин. 

Шушы пункт ачылган көнне Васильеводан сугышчылар өчен аларның бөтен ихтыяҗларын исәпкә алып ясалган махсус кыр мичләренең беренче партиясен алып килделәр. Конструкцияне «Мостопоезд-33» предприятиесендә эшли башлап, производствоны җайга да салганнар инде. 

– Мичнең авырлыгы 6-7 кг, җиңел, универсаль, газда да, утында да, иң мөһиме – төтенсез эшли. Аның ярдәмендә ризык әзерләргә, җылытырга, керләрне киптерергә мөмкин. Салкыннар башлангач, бик актуаль булачак ул. Якташлар өчен беренче партияне җибәрүгә әзерлибез инде, – дип сөйли предприятиенең генераль директоры, Васильево шәһәр тибындагы бистә депутаты Дмит­рий Иванов. 


Алар бу мичләрнең ничек җылытуын урамда да сынап карады. Чынлап та, мондый мобиль мичләр безнең якташлар өчен бәяләп бетергесез бүләк булыр дип әйтергә кирәк. Бөтен яктан да уңайлы вариант инде бу, төтен чыгармавы гына да ни тора. Бер кечкенә генә газ баллоны 8 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин. «Без – алар турында, алар безнең турында уйлый», – ди алар. Якташларының барысын да шундый мичләр белән тәэмин итүне максат итеп куялар. 

«Сугышчан туганлык» бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Морзабаев билгеләп үткәнчә, бүген гуманитар ярдәмнең 12нче конвоен җыю дәвам итә. Хәрбиләргә хәзер нигездә җылы әйберләр, тактик киемнәр, тепловизорлар, дарулар кирәк. Пунктта исемле посылкаларны да кабул итәргә әзерләр. Аларны да, һичшиксез, алгы сызыкка үзләре илтеп җиткерәчәк һәм тапшырачак. 

– Ватанны саклау безнең бурычыбыз. Шуңа күрә сугышчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Бу безнең махсус хәрби операция­гә беренче ярдәм генә түгел. Әлеге бинага ремонт кирәклеген белгәч тә, без баш тартмадык, эшкә тотындык. Бина бик ташландык хәлдә иде, идән, түшәм һәм стеналарын ремонтладык, электр уты керттек. Хәзер бина тулысынча әзер. Без алга таба да якташларыбызга ярдәм итүне туктатмаячакбыз, – дип сөйләде депутат Ильяс Гыймадов. 

Мондый ярдәмчел кешеләргә «Афәрин!» дип әйтергә генә кала. «Мир не без добрых людей», – дип әйтәләр бит. Чынлап та, әйләнә-тирәгә карасак, арабызда битараф калмаган кешеләр бик күп. Җиңүне махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар гына түгел, тылдагылар да якынайта ала. 

Әлеге пункт дүшәмбедән җомгага кадәр, иртәнге 8дән кичке 17 сәгатькәчә ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев