Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яңа мөмкинлек: иминият пенсияләрен исәпләтү

2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңракларына һәрберсе өчен 8,1 балл өстәлә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуңа бәйле рәвештә 2025 елның 1 декабреннән Социаль фондның клиент хезмәтләре гаризалар кабул итә:

  • иминият пенсиясен алучы хатын-кызлардан пенсия күләмен кабат исәпләүгә; •
  • иминият пенсиясен билгеләгәндә, 5 һәм аннан да күбрәк бала исәпкә алынмаган хатын-кызлардан, пенсия билгеләү өчен.

Яңа закон үзгәрешләре турында Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте:

«Күпчелек аналарга пенсия билгеләгәндә бала карау чорлары элек тулы күләмдә исәпкә алынмаган, бу пенсия суммасына йогынты ясаган. Республикада яшәүче якынча 14 меңнән артык хатын-кызның пенсияләре яңадан исәпләнергә яки билгеләнергә тиеш. Хәзер без күп балалы аналарны Фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә чакырабыз».

Гаризаны Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетта, күпфункцияле үзәкләр аша яки яшәү урыны буенча социаль фондның клиентлар хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Мөрәҗәгать иткәндә паспортны һәм балаларның тууын һәм яшен раслаучы документлар күрсәтергә кирәк.

Гариза 2025 елның декабрендә бирелгән очракта, пенсия күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев