Яңа җитәкче сайланды
Яшел Үзән муниципаль районы Советының дүртенче чакырылыш 28нче сессиясендә Яшел Үзәндә башкарма комитет җитәкчесе сайланды.
Ул барыбызга да таныш – Зөлфәт Хәбибуллин.
Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатура тәкъдим ителде, шул исәптән ТКХ департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗев. Депутатлар бертавыштан Зөлфәт Хәбибуллинны хуплады.
Зөлфәт Флүн улы Хәбибуллинга 35 яшь. 2017-2018 елларда ТР Зеленодольск муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе вазифасын биләгән. 2018 елдан –җитәкче урынбасары, 2021 елдан – Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының беренче урынбасары. 2023 елдан ТР Рәисенең кадрлар резервына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев