Яңа эш урыннары булдырылачак
Горький исемендәге мәдәният үзәгендә Яшел Үзән шәһәре Советының XVI сессиясе узды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – «Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге» индустриаль паркын үстерү. Доклад белән ЗМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин чыгыш ясады. Проектларга салынган акчаның гомуми бәясе 8,5 миллиард сум тәшкил итә. Бу - KazanExpress, «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы һәм Татарстан Республикасында заманча тротуар плитәсе җитештерү заводы.
– Бу – Идел аръягы зонасын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк үсеш ноктасы. 2027-2028 елга әлеге предприятиеләрдә 30 меңгә якын эш урыны барлыкка киләчәк. Безнең өчен халыкны эш урыннары белән тәэмин итү бик мөһим, – дип билгеләп үтте Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
Бүгенге көндә безнең районга кергән Идел аръягы зонасында 16 мең кеше яши, аларның 7 меңе эшкә яраклы, нибары 1,5 меңе генә районда яшәү урыны буенча хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев