«Яңа ел сәгатьләре суккач ук минем кызым туды» (редакциягә килгән хат)
Дуслар, райондашларыбызның Яңа ел бәйрәме белән бәйле истәлекләре белән уртаклашуны дәвам итәбез һәм сездән тагын шалтыратулар, хатлар көтәбез.
...Безнең гаилә өчен Яңа ел бер үк вакытта моңсу-шатлыклы бәйрәм. 30 декабрь көнне әти бу якты дөньядан китте... Үләр алдыннан ул миңа, барыбер Яңа ел бүләге ясыйм, быел булмаса, киләсе елга, дип вәгъдә итте. Ә нәкъ бер елдан, 1 гыйнварда минем кызым туды. Яңа ел сәгатьләре суккач ук. Мин инде өметемне өзеп, баласызлыктан дәвалануымны да ташлаган, чөнки унике ел көтеп арыган идем. Кызымны әти бүләге дип кабул иттем. Ул теге дөньяга киткәч тә, сүзендә торды, миңа Яңа ел бүләге ясады.
Зөлфирә Нургалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев