Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел очраштырды

...Сәлам, кызлар!

Әниләргә кайткач кулыма «Яшел Үзән» эләкте дә, күз йөртеп чыгыйм әле дип кенә ачкан идем, аерыла алмыйча башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Шәп икән хәзер сезнең газета, исем китте әле!

Ирем ягына кайтабыз да, аларның район газеталары кызык түгел, укырга рәтле нәрсә дә юк, аклы-каралы гына.

Шалтыратуым басмагызны мактау өчен генә түгел иде, анда яңа елдан соң чыккан хатларны укыгач, минем дә үземнең ирем белән танышу тарихын сөйлисем килде.

Без дә Яңа ел ялларында таныштык бит... Безнең гаиләдә шулай гадәтләнгән, Яңа елны миннән дүрт яшькә зуррак апам белән гел әти- әниләр янына, авылга кайтып каршылыйбыз. Казанда биш ел буе уку дәверендә дә бәйрәмгә өйгә кайта идем. Мин укыган хатны язучы кебек кәгазь көлен шәрабкә кушып эчмәсәм дә, 31е төнендә теләкләрне теләмичә калган юк иде инде ул. Башта алар минем әле ябыгу, әле диңгезгә очасы килү кебек теләкләр булса, университетны тәмамлагач җитдиерәк нәрсәләр: гаилә булдыру, балалар табу турында хыяллана башладым.

Универда укыганда рәтле, күңелемне яулардай егетләр очрамады, шуңа 22 яшемә кадәр кияүгә чыгып булмады. Ул вакытта 26 яшен тутырган апа да тормышлы түгел иде әле. 2010 елны каршыларга кабат җыелыштык һәм телевизорда ил башлыгы котлавы тәмамланып, курантлар суга башлаганда, барыбыз да бәхетле булсак һәм һәрберебез нәкъ менә үз бәхетен тапса иде, дип теләдем. Бу юлы әти-әниләр белән Яңа елны каршы алганнан соң, иртәгәсен апа белән дус кызлар янына шәһәргә барырга, үзебезнең гел аралаша торган компания бар безнең, бәйрәмне алар белән дәвам итәргә сөйләшкән идек. Без, сигез кыз кереп утырганда боулингта (жәл, ул хәзер юк бит инде безнең ра­йон үзәгендә) беркем юк иде әле. Шуңа үзебезгә генә күңел ачарга туры килде. Әмма бераздан хәл үзгәрде һәм кызык хәл – егетләрдән генә торган тагын бер компания керде. Мондый «бә­хет­кә» ике як та, әлбәттә инде, башта шаккатса, икенче мизгелдә шатланды. Бер үк санда егетләр һәм кызларның кайчан шулай очраклы бер урында туры килгәне бар?! Шул, Яңа ел бәйрәмнәрендә булса гына! Күңеллелек ике тапкыр артты.

Килгән ир-егетләр арасында, шәһәрдә уртак танышларда берничә тапкыр юлларыбыз кисешкән Динар да бар иде. Ул кичне (төн дисәң дә була инде) безнең арада очкыннар йөрде. Бер-беребезгә тартылу сиздек. Белмим, могҗизадырмы, әллә шампан шәрабе тәэсиреме, ул миңа елмаеп карап торганда мин әйтерсең эредем. Берничә сәгать дәвамында бергә булдык, әлеге кичнең тәмамланмавын теләдем. Әмма өйләргә таралышыр вакыт җитте һәм мин аңа телефон номерымны да бирмәдем... Әмма тылсымлы хәлләр моның белән генә тәмамланмады.

Иртәгәсен мине Динарның дусты тапты һәм алар компаниясенә бәйрәмне дәвам итәргә чакырды. Менә шулай башланды инде. Мин үземнең Яңа ел теләгемне шуның кадәр тиз чынга ашар дип көтмәгән идем. Динарга карадым да, моңа кадәр кайда йөрдең соң син, дип уйладым. Шаккатмалы хәл, апа да миннән соң бер атнадан булачак ирен очратты. Ә әти белән әни, ниһаять, шул язда (әлбәттә инде бакча эшләре башланганчы!) гомерләрендә беренче тапкыр диңгез буенда ял итеп кайтты. Бу алар өчен зур бер вакыйга булды. Чынлап та бит, минем «һәркем үз бәхетен тапса иде» дигән теләгем кабул булды. Апа белән мин кияүгә чыктык, әти белән әни ял итте. Ел ярымнан минем фамилиям башка иде инде. Ике елдан беренче улыбыз туды, ә ике ел элек – икенчесе. Хәзер улларым да теләк тели, аларның чынга ашуларын Кыш Бабайдан сорыйлар. Зурысы быел чыршы төбеннән робот-конструктор тапты, ә кечкенәсе (әле бик чынлап торып сөйләшә белмәсә дә, «Кыш Бабай» аңлаган үзен) зур машинага төялгән кечерәк машиналарны тартып чыгарды.

Минем фикеремчә, уйлар, чынлап та материальләшә. Бары тик могҗизага, тылсымга ышанырга кирәк. Күпләр әйтер, Аллаһка, дип. Алар белән дә килешәм, әйе, шулай. Бары яхшылыкка ышанырга кирәк, бары тик яхшылыкка!

Исемем Гүзәлия, кайсы авылдан икәнемне әйтмим, ачуланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев