Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанны Мәскәү һәм Питер белән өстәмә поездлар якынайта

Тагын 18 состав Казан – Пенза – Адлер маршруты буенча йөриячәк, ә 12 рейс ТР башкаласын һәм Санкт-Петербургны тоташтырачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

205/206 номерлы поезд Казаннан 26-30 декабрьдә, 2-9 гыйнварда, шулай ук 12 гыйнварда китәчәк. Состав кире юнәлештә 27-31 декабрьдә, 3-10 гыйнварда, шулай ук 13 гыйнварда йөриячәк.

295/296 номерлы поезд Мәскәүгә 25-30 декабрьдә, 2-8 гыйнварда, шулай ук 11 гыйнварда барачак. Россия башкаласыннан ул 26-31 декабрьдә, 3-9 һәм 12 гыйнварда йөриячәк.

285/286 номерлы поезд Казаннан 26, 28 һәм 29 декабрьдә һәм 2, 4, 5, 7, 8, 10, 11 гыйнварда китә. Мәскәүдән – 27, 29, 30 декабрь һәм 2, 3, 5,6, 8, 9, 11, 12 гыйнварда. Ә 2/220 номерлы поезд Мәскәүдән 31 декабрьдә китәчәк.

Яңа ел каникуллары чорына Горький магистралендә еракка йөрүче өстәмә поездларның 249 рейсы билгеләнәчәк. Алар 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр иң кирәкле юнәлешләр буенча йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев