Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яман шеш кинәт килеп чыкмый – аңа хроник ялкынсыну сәбәп

Белгечләр әйтүенчә, шеш – старт ноктасы түгел, ә озын процессның финалы. Еллар буе игътибар итмәгән хроник ялкынсыну – күзәнәкләрнең мутациясенә уңай тирәлек тудыра.

Фотолар: ясалма интеллект

Ялкынсыну үзе рак түгел, әмма ул бу чирне чакыручы. Акрын гына, сиздерми генә, еллар буе. Ә сез аны «бары тик арыганлык кына» дип яши бирәсез.

Менә хроник ялкынсынуның организмга тәэсир итүенең 6 мөһим юлы.

1. Ялкынсыну – пыскып ятучы янгын

Сез аны сизмисез. Температура да, авырту да юк. Әмма тәндә күзәнәкләргә һөҗүм бара. Иммун системасы тәүлек әйләнәсе киеренке хәлдә. Вакыт узу белән ул зәгыйфьләнә һәм мутацияләнгән күзәнәкләрне җиңә алмый башлый.

2. Хроник стресс ялкынсынуны тукландыра

Стресс аркасында ДНК ешрак «ватыла», төзекләндерү механизмы өлгерми. Күзәнәкләр мутациясе нормага әйләнә.

3. Шикәр һәм инсулин – ракның ашламасы

Рак күзәнәкләре глюкозаны гадәти күзәнәкләргә караганда 10-20 тапкыр күбрәк «ашый». Шикәрнең һәр «сикереше» – үсәргә тиеш булмаган нәрсәләр өчен туклык.

4. Эчәклек «аксый» икән – иммунитет сукыр

Иммун системасының 70% ы эчәклектә. Әгәр эчәклек ялкынсынса, токсиннар белән тулса – иммунитет куркынычны күрми. Ул эчәклектәге хәлләрне җайлау белән мәшгуль, ә мутацияләнгән күзәнәкләр сиздерми генә үрчи.

5. Начар йокы – ДНК ремонтының тукталуы

Төнлә тән ДНКны дәвалый. Әгәр начар яки аз йоклыйсыз икән, ремонт төгәлләнми кала. «Яралы» ДНК күзәнәге бүленә һәм зәгыйфь өлеше белән уртаклаша. Чылбырлы реакция башлана.

6. Токсиннар чыгарылмый – бавыр чиктән тыш йөкләнгән

Бавыр көн саен канцерогеннарны зарарсызландыра. Әгәр ул хәлдән тайганчы эшли икән (алкоголь, дарулар, начар ризык, стресс) – токсиннар тәндә кала. Алар ДНКга һөҗүм итә. Моның озакка сузылуы яман шеш куркынычын арттыра.

Чынбарлык менә шундый: яман шеш кинәт килеп чыкмый. Аңа еллар буе игътибар итмәгән ялкынсыну китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев