Ялкау ирне үзгәртеп буламы? (киңәш кирәк)
Ирем бик ялкау, бер эшкә дә булышмый. Алга таба ничек яшәргә? Ялкау ирне үзгәртеп буламы?
Бу ирләрнең барысы да ялкаумы, әллә мин генә шундый кешегә каптыммы? Өйдәге бер эшемә дә булышмый, кайта да диванга авып, телефонына каплана. Мин иртән эшкә барганда баланы җыеп, бакчага кертеп калдырам, эштән кайтышлый кереп башта баланы алам, аннары аның белән кибеткә кереп, азык-төлек алам, өйгә кайткач, ашарга әзерлим. Ирем исә бары тик эшкә генә бара. Баланы иртән бакчага кертә алмый – иртән китә, ала алмый – соң кайта. Кибеттән азык-төлек ала белми, әллә нинди кирәкмәгән нәрсәләр алып, акча туздыра. Акчаны күп эшлидер, дип кенә әйтә күрмәгез, анысы да минекеннән әллә ни артык түгел. Әле өстәвенә тәмәке тарта, машина кредиты түли. Мин аның акчасын күрмим дә, үземнекен ашарга да тотам, фатирга да түлим. Акча сорасаң, каян килсен миңа, мин банкта эшләмим, дип кенә әйтә.
Бераз булыш, дисәң, чүпрәк сыгарга кушасыңмы миңа, ди. Шуны нигездә өйдә тавыш чыга. «Алайса, акча эшлә, мин өйдәгесен карап кына ятармын», – дисәм, ишекне ябып чыгып та китәргә күп сорамый. Атна ахыры җитсә, авылга чаба. Мине бик сирәк алып кайта, өеңдә генә утыр, ди. Дөресен әйткәндә, авылда баланың аллергиясе башлана, шуңа күрә анда кайтырга үзем дә атлыгып тормыйм. Атна уртасында дуслары белән сыра эчә.
«Икенчесен алып кайтмыйсызмы әле?» – дип сорыйлар. Мондый ялкау ирдән тагын бер бала табасым килми минем. Алга таба яшәргәме моның белән, юкмы? Мондый ялкау кеше белән яшисем килми дә, бала кызганыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев