Ялганчыларның яңа схемасы
Мошенниклар үзләрен иминият компанияләре хезмәткәрләре итеп күрсәтеп һәм ОМСның кәгазь полисларын электрон полисларга алыштырырга тәкъдим итеп, кешеләрнең акчаларын урларга керешкән.
Фото: ясалма интеллект
Алар корбаннарны мобиль банкка керү мөмкинлеге бирә торган зарарлы ПО булган ялган мобиль кушымта урнаштырырга күндерә.
РФ Эчке эшләр министрлыгы ОМС полисларының вакыты чикләнмәгән булуын искә төшерә, һәм аларны электрон версиягә «Госуслуги» порталы аша кушымталар урнаштырмыйча гына ирекле нигездә алыштырырга мөмкин.
Күптән түгел шундый схема буенча бер фатирдан 730 мең сумлык әйбер урланган.
Җинаятьчеләр, гадәттә, өйдә еш кына пенсионерлар һәм балалар гына булуына, яшәүчеләрнең үз идарәче компаниясе сантехникларын йөзгә-йөз белмәүләренә өметләнеп, эш көннәрендә йөри.
Таныш булмаган кешеләрне өйгә кертмәвегез, керткән очракта, аларның эшен күзәтеп торуыгыз хәерлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев