Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ял көннәрендә нинди һава торышы булачак?

Татарстан Республикасы коры һәм чагыштырмача салкын һава торышын формалаштыра торган Санкт-Петербург өстендә булган киң антициклон тәэсирендә кала. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Соңгы тәүлекләрдә явым-төшем булмады, һава температурасы көндез +12..+17 градуска кадәр күтәрелде, ә төнлә +4.. -4 градуска кадәр төште. Кайбер районнарда томан күзәтелде. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, якындагы өч көндә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

4 һәм 5 октябрьдә районыбызда явым-төшемнәр көтелми: минималь температура +4..+5 градус, көндезге температура +6..+ 15 градус булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, атмосфера фронты якынаю сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев