Ял базасының канализация коесында ир-ат мәете табылган
***
Алабуга районында ял базасы территориясендәге канализация коесында 35 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Экспертиза нәтиҗәләренә караганда, ул шакшы суга батып үлгән.
Тикшерүчеләр “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Ир-атның 1 февральдә ял базасына сабакташлары белән очрашуга килүе, икенче көнне эзсез югалуы мәгълүм. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Бу хакта “Татар-информ” яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев