Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбызның үз хыялы бар

Театр артистларының төрле кинопроектларда катнашуы соңгы вакытта еш күренә.

Чынлап та, ник әле үзеңне камера каршында сынап карамаска? Андый мөмкинлек гел булып тормый ла. Һәр театр артисты өчен кастинг узып, берәр рольгә билгеләнүе бәхет инде ул.


Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары да мондый форсатны кулдан ычкындырмаска тырыша. Гадәттә, нәфис фильмнарда катнашу мөмкинлеге җәйге ял вакытында туа.

Якташыбыз, Норлат егете, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллинны да соңгы вакытта яңа яктан ачтык. Дөрес, моңа кадәр «Зөләйха күзләрен ача» фильмы кебек зур проектта күргән идек. Яңалары хакында үзе белән сөйләшәбез.


Соңгы елларда миңа берничә кинопроектта катнашу насыйп булды. Моның өчен кинорежиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Дәүләтшинга һәм хезмәттәшем Фирүзә Зиннәтуллинага рәхмәтлемен. Чөнки режиссер белән тынышуда Фирүзәнең өлеше зур. Беренче зур проектыбыз – «Инсаф» фильмын төшерү булды. Аның сценарий авторы да, режиссеры да Фәрит әфәнде. Фильм Роберт Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы нигезендә эшләнде. Миргаян роленә актёрлар йорты каршында эшләүче «Нур» балалар театры студиясе шәкерте Инсаф Һидиятулла чакырылды. Аның әнисе Миңзифа роленә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллина билгеләнде. Ул әле безнең икенче режиссер да. Ә миңа исә, Миңзифага битараф булмыйча, Миргаянны үз баласы кебек якын күреп хезмәт сөяргә өйрәткән образ – Әбүбәкер роле насыйп булды. «Кичер мине, әнкәй» әле дә театрыбыз сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Фильмга кадәр Әбүбәкер образын спектакльдә гәүдәләндерергә туры килде. Режиссёрыбызның бәлки шуннан күреп фильмга да алу теләге тугандыр. Бу бер яктан яхшы да, начар да... Чөнки сәхнәдәге Әбүбәкерне фильмдагысы белән кабатлыйсым килмәде. Икесе дә гармунчы анысы. Ләкин сөйләме, имиджы буенча төрле булды. Аннан, телевизион фильм нарда гармун уйнап җибәрүче артистларга ак көнләшү белән карый идем. Шулай итеп, бу юлы тагын бер хыялым тормышка ашты, Аллаһка шөкер. Фильм Югары Ослан районы Бакчасарай авылында Идел буенда урнашкан гүзәл урыннарның берсендә төшерелде. Белгәнегезчә, бу әсәрдә аналар һәм балалар проблемасы беренче планга баса, – дип сөйли Фернат Насыйбуллин.


Шушы көннәрдә районыбыз мәдәният йортларында «Хыял» нәфис фильмы күрсәтелде. Авторлары – Владимир Ерхов һәм Фәрит Дәүләтшин. Сценарий 2010 елда булган «Булгария» теплоходы фаҗигасенә нигезләнгән. Төп герой – Айнурның әтисе һәлак була. Ул әнисе Рәмзия белән яши. Рәмзия ролен тагын бер якташыбыз – Осиново кызы, Г.Кариев театры артисткасы Гүзәлия Нәҗипова чын аналарча, узенә генә хас темперамент, тормышчанлык белән һәм инде, әлбәттә, 15 елдан артык туплап килгән актерлык осталыгын кулланып башкара. Ә Фернат Насыйбуллинга Искәндәр Мансуров роле бирелә.


Искәндәр – Рәмзия иренең абыйсы ул. Хатыны аҗдаһага тиң һәм минем роль аның сүзеннән чыга алмаган бер пешмәгән ир сымак. Аның холкы, гомумән минекенә туры килми. «Хыял» фильмы мәдәният министрлыгы аша тендер ота. Әлбәттә, зур сумма тугел. Күбрәген көтеп, аздан да колак кагуың бар бит. Шуңа да төркемебез булганына шөкер кылып, иҗат итәргә кереште. Әле ул акчаларны да сорый белергә кирәк. Бу өлкәдә сценарий авторы Владимир абый Ерхов күп тырышлык куйды. Аның белән мин студиягә тавыш яздырырга килгәч таныштым. Ә ул инде мин төшкән күренешләрне караган да икән. Шуңа да эшемне хуплап, үзенең уңай фикерен белдерде, киләчәккә хыяллары белән дә уртаклашты. Уртача буйлы, юан гәүдәле, акыллы кеше иде ул. Әйе, иде... Чөнки фильм чыгарга санаулы гына көннәр калгач, Владимир абыебыз арабыздан китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын! дип сөйли Фернат.


«Хыял» нәфис фильмын караучылар, төп геройның нинди теләге барын белгәннәрдер. Ә менә Фернат Насыйбуллинның үз хыялы бар. Туган ягы, аның байлыгын, хозурлыгын чагылдырган документаль фильм төшерергә тели ул. Якташыбызның барлык уйлаган ниятләре тормышка ашсын һәм, әлбәттә инде, Фернат Насыйбуллиннан спектакль һәм фильмнарда яңа рольләр көтепкалабыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын, бүгенгедәй гөрләп яшәргә, сәхнәләрне берсеннән-берсе мавыктыргыч рольләрегез белән тулыландырырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле Яшел Узэн газетасы хезмәткәрләре! Сезнең ун,ыш- минем ун,ыш, минем ун,ыш - сезнеке булса иде килэчэктэ дэ... Сезгэ олы рәхмәтемне ж,иткерэм. Сон,гы вакытта сез бик актив, сез игътибар узэгендэ. Киләчәктә дэ шулай булып калсын!!! Зур иж,ади ун,ышлар телим сезгэ! Калэмегез тутыкмасын! Сау-сәламәт булыгыз!!!