Якташларыбыз «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология программасы җиңүчеләре исеменә лаек булды
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экология программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Программа электрон һәм электр әсбапларны аерым җыюны популярлаштыруга һәм халыкның экологик белемен арттыруга юнәлтелгән.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, ТРның урта махсус белем бирү уку йортлары арасында программа лидеры булып Яшел Үзән медицина көллияте танылды. ТР сәламәтлек саклау учрежденияләре арасында Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе лидер булып тора.
Котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев