Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ягез, иң оста почтальон кем?

2023 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясенең иң кызган мәле, аңа йомгак ясарга да күп калмады.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез әле кулларыгызга «Яшел Үзән»гә язылу квитанциясен алдыгызмы? Әгәр дә өлгермәгәнсез икән, почтальоннарыгызга безнең редакция әзерләгән призны алырга ярдәм итеп, язылырга ашыгыгыз. Әйе, әйе, почталь­оннар арасында бәйгене беркем дә гамәлдән чыгармады. Җитеш хат ташучыларыбызның кайсысы үз участогында, узган подпис­ка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подписка остасы» конкурсының җиңүчесе була.

Бүләкләр өч номинация буенча биреләчәк:

  • I урын– «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен – 3000 сум;
  • II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – 2000 сум;
  • III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – 1000 сум.

Конкурс шартларын үтәгән Яшел Үзән ра­йоны почта элемтәсе бүлекчәсе, шулай ук, 3000 сум акча белән бүләкләнәчәк.
Бәйгегә нокта подпис­каның соңгы көнендә куе­лачак.
Ягез, хөрмәтле почталь­оннарыбыз, һөнәри осталыгыгызны күрсәтегез әле! Абунәче якташларыгыз сезне ярдәменнән ташламас, күпләп безнең газетага язылыр, дип уйлыйбыз.


Бәйге турындагы положениене һәм тулырак мәгълүматны http://yashel-uzan.ru/images/uploads/ckeditor/pdf/646b08e79b77f_Положение почтальонов 2 пол.2023.pdf сылтама аша белә аласыз.

Акцияне оештыручы «Татмедиа» АҖ филиалы – «Яшел Үзән» газетасы редакциясе.
Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев