Иң яхшы хат ташучы – бездә
Менә тугызынчы ел рәттән “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте хат ташучылар арасында бәйге уздыра.
Газета-журналларга яздыру буенча узган подписка кампаниясе күрсәткечләрен хәзергесеннән арттыра алсаң, бәйгедә катнаша аласың дигән сүз. Һәм хат ташучылар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Бүләкләре дә саллы шул – 15әр мең сум.
– Без бу конкурсны алга таба да үткәрәчәкбез. Чөнки нәтиҗәсен күрәбез. Без “Татарстан почтасы” белән хезмәттәш-партнерлар, – ди “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин.
Бәйгедә Васильево шәһәр тибындагы бистә хат ташучысы Алла Свечихина “Иң яхшы шәһәр хат ташучысы” номинациясендә җиңү яулады. Ул подписканы 60 процентка кадәр арттырган.
Кондитер булырга хыялланган, әмма кайбер сәбәпләр аркасында хат ташучы булып эшләп киткән Алла ханым шушы һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Кешеләр белән аралашып , аларга яхшы хәбәрләр ташуга ни җитә?!
Илнар Төхбәтов фотосы.
Фото: tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев