Яшәеш
Иң яхшы китапханәләрнең берсе бездә
Халыкара мәктәп китапханәләре көне алдыннан «Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 25 августтан 25 октябрьгәчә, республиканың иң яхшы мәктәп китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатыннан оештырылды.
Экспертлар комиссиясе әгъзалары урыннарга чыгып, китапханәдә балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, китапханәне үстерү программасының ничек гамәлгә ашырылуын, китапханә фондының ни рәвешле тулылануын һ.б.ны өйрәнде.
Нәтиҗәдә, конкурсның йомгаклау этабына узган 10 шәһәр һәм 10 авыл китапханәсе арасыннан җиңүчеләр сайлап алынды. Җиңүчеләр арасында безнеке дә бар. Яшел Үзәндәге 1нче лицей китапханәсе - III урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев