Яңа ел алдыннан кайсы гына оешма-учреждениегә сугылма, мәш киләләр - үтеп баручы елга йомгак ясыйлар, киләчәккә план коралар. Ә киләчәк турында уйлаганда, иң беренче күз алдына балалар килә. Алар нинди итеп тәрбияләнә, киләчәгебез шундый булачак бит.
Хәзер мәктәп һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре торышын рейтинг белән билгелиләр, ягъни балл никадәр зуррак булса, белем һәм тәрбия бирү шулкадәр яхшырак.
Рейтингны мәктәпләрдә билгелисе күпкә җайлырак - билге куела. Ачык, төгәл, аңлаешлы. Ә менә бакчаларда аны ничек билгелиләр? Үз эшенең осталарыннан торган комиссия генә моны хәл итә ала. Район мәгариф бүлеге ясаган хисапка күз салыйк. Районда барлыгы 50 балалар бакчасы бар. Иң зур баллны 20нче «Елочка» (347) һәм 13нче «Гусельки» (277) балалар бакчасы җыйган. Димәк, монда балалар тулысынча әзерлек, омтылыш, физик яктан җитлегеп һәм төрле яктан сәләтләрен үстереп мәктәпкә килеп керә. Кызганычка, нибары 102 - 81 балл җыючылар бар. Монда инде җитәкчеләргә генә түгел, ата-аналарга да уйланырга җирлек юк түгел. Мондый бакчага балагызны бирер идегезме?!
- Карагыз, никадәр аерма?! Бүгенге көндә төп максатыбыз - шушы аерманы кыскарту! - дип, район башлыгы Александр Тыгин, киләсе елга төп максатны билгеләп тә куйды.
Яңа ел алдыннан бакчаларда тәрбияләнүче балаларга Кыш бабай бүләкләр алып килә алмый, муниципалитет финанс кыенлыклары кичерә икән, дип шау-гөр килделәр, ата-аналар хәтта республика массакүләм мәгълүмат чараларына кадәр барып җиткән иде. Соңыннан шул билгеле булды: балаларны шатландыру өчен җитәкчелек барысын да эшләде һәм Кыш бабай 12206 бакча баласына тәмле күчтәнәчләр тапшырачак. Бу санга 8671 бакча баласы, 2535 2дән 7 яшькәчә өйдә утыручылар, 1000 аерым категориягә керүче балалар керде.
Гөлкәй Кәримова.
Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев