Хөрмәтле газета укучылар, хәтерләсәгез, узган ел «Безнең йортта - Яңа ел» бәйгесе игълан итеп, анда шактый укучыларыбыз катнашты һәм җиңүчеләргә саллы гына бүләк - шәһәребезнең иң популяр кибетенең 5шәр мең сумлык сертификаты белән бүләкләнде, аларны район башлыгы тапшырды.
Килешәсездер, авыл үзенең тырыш халкы белән генә түгел, шул булдыклы кешеләр яшәгән, әйләнә-тирәсе нур бөркеп торган өйләре белән дә матур. Бөтен урамга ямь биреп торучы йортлар күп бит авылларыбызда. Капка төпләрен көн саен себереп, каз бәбкәләре көтәрлек чирәм үстерүче яки өй алдында гына түгел, капка төпләрендә дә, урамнарында да чәчәк үстерүче яки капкасы ук картинка булган йорт хуҗалары бихисап.
Инде яңа бәйге - «Иң төзек йорт» бәйгесе. Район башлыгы Александр Тыгин призына үткәреләчәк әлеге бәйгедә катнашучылар бер йортны дүрт тапкыр фотога төшереп җибәрергә тиеш. Беренче фото 1 Майда төшерелгән булса, калганнары - июнь, июль һәм август айларында төшерелә. Ягъни йорт-җирләребез җәе буе тирә-юньгә ямь биреп, балкып-нурланып утырырлык булсын. Йортның төзеклегенә, татар халкына хас булган пөхтәлегенә, бизәлешенә игътибар итәчәкбез. Торак яңа булмаска да мөмкин, әмма һәр авылдаш яки күршеләр сокланырлык, авылыбызның күрке дип атарлык чын татар өе булсын.
Башладык, хәерле сәгатьтә!
Фоторәсемнәрне газетаның электрон почтасына җибәрергә була.
Нет комментариев