Шәһәрдә таш йортның кысан фатирында яшәп, авылга иркенгә, җирдә казынып рәхәтлек алырга ашкынган кешеләрне мин әле аңлыйм.
Ә инде менә шәһәрдә дә үз йортың белән яшәп, зур бакча тоткан кешеләр дә авылга кайткан кешеләрне күреп, тагын бер кат инанам: эчкән су, туган туфракның тарту көче гаҗәп!
"Яшел Үзән" газетасы үткәргән "Иң төзек йорт" бәйгесендә өченче урын яулаган Резедә белән Рәшит Хәмидуллиннар да Яшел үзәннең Репин урамындагы йортларында кыш буе язны, җәйне сагынып яши. Яз җитеп, карлар эри башлауга, аларны өйдә тотам димә - алар инде Карашәмдәге йортларында! Гади йорт кына түгел бу, чын әкият йорты. Һәр детале, һәр корылмасы Рәшит Хәмидуллинның алтын куллары аша үткән. Кыш буе уйлап ята бит ул аларны. Һәм җәй буе тормышка ашыра.
Хәмидуллиннар йорты янындагы чишмәне генә алыйк. Биредә, төзекләндерелгән су чыганагы янында Чишмә бәйрәме уздыру авылда инде традициягә әйләнгән. Карашәмнең шушы төзек, матур йортын авылдашлар гына түгел, кайткан кунаклар да үз итә, сокланып карый һәм истәлеккә хәтта фотога да төшәләр икән.
Хәмидуллиннарның икесе дә пенсия яшендә булса да, Рәшит әле дә эшләп йөри. Гомере буе шпал заводында эшләгән булса, хәзер ПМСта. Резедә ханым исә аның эштән кайтуын зарыгып, мәтрүшкәле чәйләр пешереп көтеп ала. Үзе дә озак еллар Серго исемендәге заводта, аннары шпал заводында эшләгәч белә - шәһәр предприятиеләрендә эшләү җиңел түгел. Авыр эштән соң организм ял сорый. Ә Хәмидуллиннар өчен иң яхшы ял диңгез яры түгел, туган авылның саф һавасын иснәү.
Рәсемдә: Резедә Хәмидуллина.
Гүзәл МИнһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев