Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кыйммәтле бүләк турында Яңа ел гыйбрәте

Җәмил белән Миләүшә арзан гына бәягә фатирга түләп, очын-очка көчкә ялгап яши. Әмма бу гаиләнең ике иң кыйммәтле байлыгы була: Миләүшәнең куе һәм озын толымы белән Җәмилгә бабасы белән әтисеннән калган алтын сәгать. Тик аның каешы инде тузып, өзелер чиккә җиткән...

Яңа ел якынлаша һәм яшь хатын иренә нинди бүләк сайларга да белми, ни генә алса да яраткан кешесе өчен аз булыр кебек. Кесәсе дә «такыр» дәрәҗәсендә, шулай да бик озаклап, экономияләп җыйган берәз акчасы була. Шул барлы-юклы суммага кадерле Җәмиленә ул бүләк алырга тиеш...

Миләүшәнең күзенә «Чәчтән ясалган эшләнмәләр» дигән язу чалына. Яхшы гына бәягә үзенең байлыгын – толымын сатып, иренә платинадан ясалган сәгать чылбыры ала. Кичке ашны әзерләгәндә, кыска чәчем белән дә иремә ошасам иде, дип тели.

Пирчәткәләре булмаганлыктан куллары туңган Җәмил өйгә кайткач, әллә шаккатып, әллә коты очып, хатынын карый. Бернинди кыска чәч тә яки башка төрле сәбәп тә Җәмилгә Миләүшәсен яратмаска мәҗбүр итә алмый. Әмма ул инде Миләүшәсенең озын чәчсез калу чынбарлыгын аңлап бетерә алмый.
Ниһаять Җәмил төргәк эченнән асылташлар белән бизәлгән ташбака сөягеннән ясалган таракны – Миләүшәсенең яшерен хыялын ала. Иренә җавап итеп ул да алган чылбырын бүләк итә.

Тик икесенең дә бүләкләрен әлегә яшереп торырга туры килә, чөнки Җәмил дә, сөеклесенә тарак алу өчен сәгатен калдырган була.
Алар бер-берсенә бәя куеп булмаслык бүләк – Мәхәббәт һәм Тугрылык бүләк итү өчен иң кыйммәтле байлыкларын корбан итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев