Иң "куркыныч" яшелчә һәм җиләк-җимешләр исемлеге - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы
Сәламәтлек өчен иң куркынычсыз яшелчәләр булып, бәрәңге, борыч һәм помидор тора.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, саулык өчен иң куркынычы - җир җиләге. Ул "кара" исемлекне җитәкли. Бу хакта sterlegrad.ru яза.
Әлеге җиләктә пестицидлар концентрациясе күп - алар җиләк массасының 20 процентын тәшкил итә.
"Кара исемлек"тә икенче урында - шпинат һәм алма: аларда агулы химикатлар күп.
Аннан - персик, нектарин, груша, чия һәм виноград тора.
Иң куркынычсыз яшелчәләр булып, бәрәңге, борыч һәм помидор аталган.
Шулай ук авокадо, грейпфрут, ананас, кәбестә, спаржа, баклажан, суган һәм кукуруз да сәламәтлек өчен куркыныч булмаган яшелчәләр исемлегенә кергән.
"Татар-информ" агентлыгыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев