Җиңү көнендә Татарстан халкы ял итәчәк
8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара.
Җиңү бәйрәме көне уңаеннан киләсе атнада Татарстан халкы 9 майда ял итәчәк. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 9 май – Җиңү көне – эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә, бәйрәм көне алдыннан эш көне яки сменасы озынлыгы бер сәгатькә кыскара”, – диелгән хәбәрдә.
Шулай итеп, республика халкын дүрт көнлек эш атнасы көтә. 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев